«ҺӨНӘР» XV Бөтенроссия яшь режиссура фестивалендә бәя бирәчәк театр тәнкыйтьчеләре белән таныштырабыз.
Юлия Клейман - театр өлкәсен өйрәнүче, театр тәнкыйтьчесе. Сәнгать белеме кандидаты, Россия дәүләт сәхнә сәнгате институты доценты. «Фулбрайт» һәм «Фолджер» фәнни программалары стипендиаты. «В смысле?!» фестиваленең арт-директоры, «Территория.Kids», «Кто ты и откуда?», «Точка доступа», «Другая сцена», «Сны улиц», «Маска плюс» фестивальләренең кураторы. Милли премияләр эксперты.
Марина Шимадина - театр тәнкыйтьчесе, журналист, Мәскәү балалар күләгәләр театрында әдәби бүлек җитәкчесе. «Театр – детям» порталын булдыручы. «Алтын битлек» Милли театр премиясенең һәм «Арлекин» фестиваленең эксперт советы әгъзасы.
Жанна Зарецкая - театр тәнкыйтьчесе, «ТЕАТР.» журналы сайтының шеф-редакторы, В.И. Стржельчик исемендәге театр премиясе лауреаты, «Прорыв» Петербург яшьләр театр премиясен гамәлгә куючы, Зур драма театрының «Друзья БДТ» фонды башкарма директоры. Россия һәм халыкара театр тәнкыйтьчеләре берлекләре әгъзасы.
Нияз Игъламов - театр тәнкыйтьчесе, Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале кураторы. Татарстан Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе, ТР мәдәният министры һәм «Әкият» Татар дәүләт курчак театры сәнгать җитәкчесенең киңәшчесе, «Алтын битлек» Милли театр премиясенең эксперт советы һәм жюри әгъзасы. Д.Сираҗиев исемендәге театраль премия һәм М.Җәлил исемендәге республика бүләге иясе.Порядок обработки персональных данных
Политика конфиденциальности и защиты информации
Согласие на обработку персональных данных обратной связи
Учредитель и издатель ООО ИА «Инфорос».
Адрес учредителя, издателя, редакции: 117218, Россия, г. Москва, ул. Кржижановского, д.13, кор. 2
Телефон: +7 (495) 718-84-11
E-mail: info@viborkazan.ru
И.О. главного редактора Дорохова Н.В.
Разработчик сайта – INFOROS 2026