Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Ушел из жизнивыдающийся театральный и общественный деятель.

Ушел из жизни выдающийся театральный и общественный деятель, народный артист РФ и РТ Ринат Арифзянович Тазетдинов.

Татарстан Республикасының театр дөньясы тирән кайгы кичерә. 2024 елның 16 октябрендә 87нче яшендә күренекле театр һәм җәмәгать эшлеклесе, РФ һәм ТР халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе лауреаты, халкыбызның яраткан артисты Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов вафат булды.

Ринат Таҗетдинов милли театрның иң атаклы сәхнә остасы иде. Кабатланмас талантка ия булган артист Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 60 елдан артык иҗат итеп, халкыбызның ихлас мәхәббәтен яулады.

Артист белән хушлашу Г.Камал театры бинасында 18 октябрьдә 10:00 сәг. була.

Прощание с артистом состоится 18 октября в 10:00 в театре имени Г.Камала.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Ринат Арифҗан улы Таҗетдиновның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

17:00 18.10.2024 16+
1919
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top