Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

8-10 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә Татарча диктант акциясе 9 нчы тапкыр узачак. Диктантта һәркем катнаша ала.

f09f9396.png 8-10 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә «Татарча диктант» акциясе 9 нчы тапкыр узачак. Диктантта һәркем катнаша ала.

e29ea1.png Акциягә катнашу, язу ноктасын оештыру, диктантны онлайн язу өчен тулырак мәгълүматны diktant.tatar сайтында табарга мөмкин.



f09f939a.png Диктантта катнашучылар өчен өч төрле текст әзерләнде: катлаулы дәрәҗә — Шәриф Камалның «Матуртуганда» романыннан өзек; уртача дәрәҗә — Гомәр Бәширнең «Туган ягым – яшел бишек» хикәясеннән өзек; җиңел дәрәҗә — Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» хикәясеннән өзек.

e29c8f.png Быел беренче тапкыр диктантны латин әлифбасында язарга мөмкин булачак.

f09f93ba.png 8-10 ноябрьдә ТНВ Татарстан һәм ТНВ Планета телеканалларында 11:00 сәгатьтә артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм башка танылган шәхесләр катнашында Гөлназ Сәфәрова алып барган диктант уку эфиры оештырылачак.

f09f938d.png Казандагы төп язу ноктасы – Казан федераль университетының Филология һәм мәдәният арабагланышлар институты.

f09f939c.png Шулай ук анда Шәриф Камалга багышланган күргәзмә дә оештырылачак. Әлеге күргәзмә ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры хезмәттәшлегендә әзерләнде.

10:03 03.11.2024 16+
1990
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top