
7 ноябрьдә күренекле режиссер М.Сәлимҗановның тууына 90 ел тулуы билгеләп үтелә.
Марсель Сәлимҗанов истәлегенә багышланган юбилей чаралары:
• 7 ноябрь 10:00 сәг. Яңа Татар зиратында М.Сәлимҗанов каберенә чәчәкләр куела.
• 13:00 сәг. Чехов урамы, 53 адресы буенча М.Сәлимҗановка мемориаль такта ачу тантанасы.
• 15:00 сәг. ТР Милли музеенда күргәзмә ачыла.
• 19:00 сәг. «Мир» кинотеатрында иҗади очрашу һәм «Баскетболист». спектакленең язмасы күрсәтелә.
• 19:00 сәг. Камал театрында юбилей уңаеннан «Тапшырылмаган хатлар» спектакленең премьерасы була.
7 һәм 9 ноябрь көннәрендә «Шәрык клубы» комплексында Марсель Сәлимҗанов иҗаты турында лекцияләр уза. Лекторлар: сәнгать белеме кандидаты Галина Зәйнуллина һәм филология фәннәре кандидаты Айгөл Габәши.
10 ноябрь 18:00 сәг. Камал театрында легендар режиссер Марсель Сәлимҗановка багышланган юбилей кичәсе. Программада иҗади номерлар һәм хезмәттәшләренең истәлекләре.