Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының Гаилә тарихы.

f09f8ead.pngf09f9290.png Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узды.

Тинчурин театры Минзәлә шәһәре гимназиясенең Рөстәм Муллин исемендәге «Сәяр» балалар театр һәм киностудиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды, театр аны шефлыкка алды.

Әлеге фестиваль республикада икенче тапкыр уздырыла. Аны Тинчурин театры Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештыра.

Быел бәйгедә катнашырга барлыгы 70 гариза килде. 41 гаилә һәм мәктәп театры үз сәләтләрен күрсәтте. Катнашучыларның гомуми саны 700гә җитте. Сайлап алу турларында Буа, Мөслим, Саба, Бөгелмә, Әгерҗе, Кукмара, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Әтнә, Ютазы, Тәтеш, Апас, Лаеш, Теләче, Биектау, Алексеевск, Балтач, Әлки, Сарман, Чистай, Актаныш, Чирмешән, Минзәлә районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәрләре, шулай ук Удмуртиянең Ижау шәһәреннән гаилә һәм мәктәп театрлары спектакльләрдән өзекләр күрсәтте.

08:27 11.11.2024 16+
1894
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top