
Бу көннәрдә Казанда I Бөтенроссия «Туган тел» форумы уза. Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы уза. Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып бара.
Утырышта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнаша.
Бүгенге утырышта Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан 800 татар теле һәм әдәбияты укытучысы, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, татар теле белеме, татар телен һәм әдәбиятын укытучы методикасы өлкәсендәге галимнәр, дәреслек авторлары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнаша.

Турыдан-туры трансляция:
https://www.youtube.com/watch?v=DFrZ2w0dvs4