Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

12 һәм 13 ноябрь А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Хәл бу ки... проектындагы чираттагы спектакльне тәкъдим итә. Ул татар музыка сәнгатенең иң күренекле вәкиле.

f09f8ead.pngf09f8ebc.png 12 һәм 13 ноябрь А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Хәл бу ки...» проектындагы чираттагы спектакльне тәкъдим итә. Ул татар музыка сәнгатенең иң күренекле вәкиле, татар профессиональ музыкасына нигез салучы талантлы композитор Салих Сәйдәшевка багышланган.



Алинә Хәбибуллина язган сценарий буенча иҗат ителгән һәм режиссер Олег Кинҗәгулов куйган спектакльдә бөек музыкантның биографиясе белән танышырга гына түгел, ә аның шәхесе аша «нәрсә ул музыка» дигән сорауга җавап табарга мөмкин. Спектакль югары музыка сәнгате һәм аны барлыкка китергән композитор язмышы турында сөйли.

22:34 12.11.2024 16+
2057
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top