
17 ноябрьдә 12:00 сәг. Габдулла Тукай әдәби музеенда Әтнә районы Олы Менгер авылының «Әкият иле» балалар курчак театрының Нәби Дәүли пьесасы буенча «Җырлап үткән җәй» спектакленең Казан премьерасы була.
Театр очрашуы яшь кунакларны Әтнә районы Олы Менгер авылының халык театры базасында оештырылган «Әкият иле» курчак театры белән таныштыра.
Курчак театрында актер-курчакчылар – балалар. Театр репертуарында инде өч спектакль бар. «Җырлап үткән җәй»дән тыш, яшь актерлар Ринат Харисның «Абай бабай аланы» һәм Ладислав Дворскийның «Тиктормас патша кызы» пьесалары буенча спектакльләр әзерләгәннәр. Режиссер-куючы һәм курчак театры җитәкчесе – Рафис Сәлахетдинов.
Көтеп калабыз.